Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча
дәүләт комитеты
рус
тат
eng
Сорау бирү
Комитет турында мәгълүмат
Максатлар һәм бурычлар
Комитет җитәкчелеге
ДБУ җитәкчелеге
Комитет структурасы
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БИОЛОГИК РЕСУРСЛАР БУЕНЧА ДӘҮЛӘТ КОМИТЕТЫ КАРШЫНДАГЫ ИҖТИМАГЫЙ СОВЕТ
Электрон хезмәтләр
Комитетның тарихы
Эшчәнлек
АУЛАУ ( Аучылык ресурслар, аучылык өлкәсеннән файдаланучылар өчен мәгълүмат)
Коррупциягә каршы тору
Су биологик ресурслар
Биологик төрлелек һәм аерым саклана торган табигый территорияләр (АСТТ)
Федераль дәүләт күзәтүе
Халык контроле
Хайваннар дөньясын саклау һәм файдалану өлкәсендә хәл итүне таләп итә торган очракларга аңлатма
Комитет тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре
” Хайваннар дөньясын саклап калу өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге” ДБУ
Татарстан Республикасының аучылык җыр-суларының карта-схемасы
Кадрлар сәясәте
Ситуацион үзәк
Аучылар календаре
Цифрлы трансформация
Документлар
КВИТАНЦИЯЛӘРНЕҢ БЛАНКЛАРЫ
Ауга рөхсәт өчен дәүләт пошлинасын түләү квитанциясе
Хокукый норматив актлар
Хайваннарның санын җайга салу турында
Административ регламентлар
Комитет эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Товарлар китерүгә, эшләр һәм хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Мәгълүматны кулланучы соравы буенча аңа идарә эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү тәртибе
Антимонополиягә каршы комплекс
Жирәбә 2025
Җайлау йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортаж
Коллегия материаллары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Аучылар өчен анкета
Интернет-кабул итү бүлмәсе
Элемтәләр
Түләүсез юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгате өчен мәгълүмат
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Дәүләт комитетлары
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты
Хөрмәтле аучылар!
2015 елның 10 апреле, җомга
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә, апрельнең 3нче шимбәсеннән ( 2015 елның 18 апреленнән) Татарстан Республикасы территориясендә язгы ау чоры ачылачак һәм 2015 елның 27 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Ау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүне күз алдында тотып, язгы ауның төп кагыйдәләрен исегезгә төшерәбеә: Язгы ау объектлары: казлар (сорыдан башка); ата үрдәкләр; тәлләтәвеч; көртлек; суер. Ау кагыйдәләренә, язгы ау чорында соры казларны аулау бүлегенә үзгәрешләр кертүне күз алдында тотып, аларны башка төр казлардан аеру билгеләренә аерым игътибар итәргә киңәш бирәбез. Шулай ук исегезгә төшереп китәбез, пискулька ( иң кечкенә соры каз) Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән һәм аны аулау тыела. Казларны кыяфәте һәм тавыш билгеләре буенча аеру өчен, аларның төп билгеләрен Идарәнең рәсми сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмәт” бүлегендә, “ Ау кагыйдәләре” өстәмә битендә китерәбез. Ауга барганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш: а) аучылык билеты; б) ау коралын кулланса, аны саклауга һәм үзе белән йөртүгә рөхсәтнамә; в) һәркем керерлек аучылык җир-суларында ауларга чыкса, аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамә; г) беркетелгән аучылык җир-суларында ауларга чыкса, аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамә һәм путевка. Ау, аучылык байлыкларын тотуга бирелгән рөхсәтнамәдә күрсәтелгән, тоту нормалары эчендә булдырыла. Татарстан Республикасы территориясендә яз көне 1 көнгә түбәндәге нормалар билгеләнде: каз – 2 баш; ата үрдәк – 3 баш; тәлләтәвеч – 3 баш. Хəвефсезлекне булдыру максаты белән, аулаганда түбәндәге кагыйдәләрне тотарга кирәк: - ату яки пневматик корал кулланып аулаганда, торак йортлардан иң киме 200 метрга китәргә; - “тавышка”, “ кыштыртауга”, күренми торган объектка атмаска; - электр чыбыгында яки баганасында утыручы каурыйлы кошларга атмаска; - атучылар сызыгы буйлап атмаска; (туп ядрәсе күрше атучыдан 15 метрдан ким үтү ихтималы булганда). - информацион билгеләргә, шул санда юл билгеләренә, юл йөрү билгеләренә, чик билгеләренә, реклама стендларына,ә шулай ук махсус информацион билгеләргә һәм аларның терәкләренә,торак һәм кеше тормый торган биналарга атмаска; Ау хайваннарын тотканда һәм( яки) атканда: - ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны, табигый афәтләр вакытында, янгыннан яки ташкыннан качканда, ризык булмаган вакытта, сулыклар аша чыкканда, ау хайваннарын тоту; - язгы ау чорында каурыйлы кошларны, җыеп алудан башка, куып тоту, эзләп табу, эзләү һәм( яки) табу өчен төрле йөзү чараларын куллану; -ятьмәләр һәм ятьмәләрдән, элмәкләрдән ясалган бүтән тоту җайланмалары куллану; - кешегә зарар китерә ала торган, саплы җәяләрне, сакка куйган ату, пневматик һәм ыргыту коралларын, сөңгеләрне,ыргакларны, ау базларын һәм башка үзтоткычлар куллану ; -элмәкләр куллану; - төрле үзтоткычлар куллану; - йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану; - төрле ут чараларын куллану; - хайваннарга охшатып, тавыш чыгара торган электрон корылмалар куллану; - транспорт һәм төрле очу машиналарын куллану; - ау хайваннарын җәлеп итү өчен, яралы хайваннарны алдавыч җим итеп куллану тыела. Аулаганда түбәндәгеләр тыела: -аучылык җир-суларында транспорт чараларында, очу аппаратларында, ә шулай ук кабызылган моторлы йөзү чараларында, шул санда моторны сүндергәч, сүлпəнлек буенча баручы чаралар эчендә ( өстендә), тышлыктан чыгарылган, магазинында патроннары булган яки корып куелган ату( пневматик) корал белән булу; - каурыйлы кошларны аулаганда, сырлы озын көпшәле ату коралы һәм сырлы көпшәле катнаш ату кораллары куллану; - каурыйлы кошларны аулаганда, 5 миллиметрдан зурырак булган вакланма яки пуля белән тутырылган, шома көпшәле ату коралы куллану; - урнаштырылган тәртиптә ау коралына кертелмәгән корал куллану; - пневматик ау коралын куллану. Аулау түбәндәге очракларда тыела: -язгы уеннар чорында тәләттәвечкә; - язгы уеннар вакытында суерны кертмичә, мөнəсəбəтле язгы ау чорында; - яраланган кошларны эзләп табу һәм алып килү өчен кулланыла торган этләрдән башка, ау этләрен, кошларын кулланып, язгы ау чорында каурыйлы кошларга; - язгы ау вакытында үрдәкләрнең, суерларның, көртлекләрнең ана кошларына; - язгы ау вакытында боҗырларга, камыш тавыгына, кашкабашка, соры казларга; Язгы ау вакытында казларны аулау түбәндәге очракларда тыела: - елгаларда, күлләрдә һәм сусаклагычларда, һәм алардагы утрауларда; - Идел, Кама, Ак елга, Вятка елгаларының һәм алардан оештырылган сусаклагычларының су кырыеннан 200 метрдан ким аралыкта. Российской Федерациясенең яки аның субъектының Кызыл китабына кертелгән ау кошларын һәм хайваннарын тоту тыела. Аучылык байлыкларын саклау максаты белән, аулаганда - хайваннарның бала чыгара торган урыннарын бетерү (оялар, өннәр); - үсемлекләрне яндыру тыела. Исегезгә төшерәбез! Хокуксыз табылган хайваннар һәм ау продукциясе, ә шулай ук транспорт чаралары һәм кораллар түләүсез рәвештә алып ташлана яки Россия Федерациясенең кануннары белән билгеләнгән тәртиптә тартып алына.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
март, 2026 ел
Күренекле галимнең якты истәлегенә: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Валериан Гаранинның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты коллективы Валериан Иванович Гаранинның вафаты уңаеннан туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Аның вафаты – фән, герпетология һәм табигатьне саклау өлкәсендә зур югалту.
26
март, 2026 ел
Табигатьнең уянуы: Татарстанда талларның алкалары ачыла башлады
Тал бөресе чәчәк атуын Минзәлә районында күргәннәр. Быел алар күп еллар дәвамында уртача чәчәк ату чорына һәм климат нормасына туры килә. Бу язның уянуын билгели.
25
март, 2026 ел
Республикада кош-корт аулауга рөхсәт алуга гаризалар кабул итү башланды
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бүгеннән гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә язгы ау чорында киек кошлар аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлавын хәбәр итә.
24
март, 2026 ел
Байбаклар уянган! Бөгелмә районында беренче сөркәләрне күргәннәр
Беренче булып уянган байбаксөркәләрне Бөгелмә районының гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә очратканнар. Хайваннар ояларыннан пычранып чыгалар –кышны алар үзләренең җир асты торакларында үткәрәләр. Уянгач, байбаклар бик яхшылап чистарыналар, үзләрен тәртипкә китерәләр һәм азык эзли башлыйлар. Бу вакытта инде былтыргы үләннәр чыга, яшь үлән дә әкренләп күтәрелер.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз