Хөрмәтле аучылар!

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: язгы ау чорында саклау  режимы белән тәңгәл килеп,Татарстан Республикасының аерым саклана торган  табигый территорияләрендә аулау тыела:

региональ әһәмияттәге комплекслы дәүләт табигый тыюлык “Ашит” - Әтнә муниципаль районы ( Әтнә аучылык хуҗалыгы);

региональ әһәмияттәге комплекслы дәүләт табигый тыюлык “Озын Алан” - Тәтеш муниципаль районы ( Тәтеш аучылык хуҗалыгы);

региональ әһәмияттәге комплекслы дәүләт табигый тыюлык “Зөя буйлары” - Буа муниципаль районы ( Буа аучылык хуҗалыгы, “ Баик агачлыгы” аучылык хуҗалыгы);

региональ әһәмияттәге комплекслы дәүләт табигый тыюлык “Кичке Таң” - Әгерҗе муниципаль районы ( Кызыл наратлык аучылык хуҗалыгы);

региональ әһәмияттәге комплекслы дәүләт табигый тыюлык “Спасс” – Спасс муниципаль районы ( Куйбышев аучылык хуҗалыгы);

региональ әһәмияттәге комплекслы дәүләт табигый тыюлык “Чатыр-Тау” - Азнакай муниципаль районы ( һәркем керә торган аучылык җир-сулар);

региональ әһәмияттәге комплекслы дәүләт табигый тыюлык “Чиста болын” - Чистай муниципаль районы ( һәркем керә торган аучылык җир-сулар); 

региональ әһәмияттәге табигый һәйкәл  “Чуртан тавы” - Тәтеш муниципаль районы ( Идел аучылык хуҗалыгы).

 

Өстә күрсәтелгән аерым саклана торган  табигый территорияләрдә урнаштырылган тәртипне  саклавыгызны сорыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International