Ау кагыйдәләре белән чикләүләр кертелде

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: киләчәк язгы ау чорына  ау кагыйдәләре белән язгы уеннар чорында тәләттәвечне аулау, суерны кертмичә, язгы уеннар вакытында  якынаю юлы белән аулау, һәм ау кошларын яки этләрен кулланып аулау, (искәрмәне  яраланган кошларны эзләп табу һәм алып килү өчен кулланыла торган легавыйлар, спаниельләр, ретриверлар гына тәшкил итә) кебек чикләүләр кертелде. Шулай ук ау кагыйдәләре белән башка чикләүләр дә кертелде.

Исегезгә төшерәбез! Хокуксыз табылган хайваннар һәм ау продукциясе, ә шулай ук транспорт чаралары һәм кораллар түләүсез рәвештә яки Россия Федерациясенең кануннары  белән билгеләнгән тәртиптә тартып алына.

Билгеләнгән ау тәртибен тотуыгызны сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International