Татарстан Республикасында 2015 елның 25 апреленнән алып 10 июненә кадәр “ Уылдык чәчү-2015” исемендәге комплекслы өлгер-профилактик чара уздырылуы турында,Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә. Чараларны уздыру биологик су байлыкларын саклауга һәм рациональ куллануга, күл-елга балыгын тотарга рөхсәтнамәләре булган, шәхси эшмәкәрләрнең һәм хокукый затларның эшчәнлеген тикшерүне тәэмин итүгә,ә шулай ук язгы- җәйге чорда браконьерлык очракларын тыюга юнәлтелгән.