Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе белдерү ясый: 2015 елның 30 май көнендә Россия Федерациясе территориясендә Бөтен Россия буенча тәлләтәвечне иртәнге очу вакытында хисаплау уздырылачак.
Теләге булган барлык кешеләргә хисаплауда катнашырга тәкъдим итәбез. Хисаплауны уздыруның методикасы Идарә сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Кыргый хайваннарны хисаплау методикасы” өстәмә битендә урнаштырылган. Хисаплау мәгълүматларын хисаплау карточкасында күрсәтелгән адрес буенча яки безнең Идарә адресына җибәрәсе. Хисаплауда катнашкан бөтен кешегә, алдан ук рәхмәтебезне белдерәбез.