Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: бүген, 2015 елның 2 июнь көнендә “Татарстан Республикасының су объектларында сәнәгый балыкчылыкны оештыру өчен балык тоту бүлемтеген алу хокукына килешүнамә төзү бәйгесендә катнашуга кертелгән гариза бирүчеләрнең гаризаларын бәяләү һәм чагыштыру” темасы буенча Татарстан Республикасының су объектларында сәнәгый балыкчылыкны оештыру өчен балык тоту бүлемтеген алу хокукына килешүнамә төзү бәйгесен уздыру буенча Комиссия утырышы узды.
Утырышта гаризалар 2 лот буенча каралдылар: Спасс районының сәнәгый балык тоту бүлемтеге һәм Алексеевск районының сәнәгый балык тоту бүлемтеге.
Бәйгедә катнашуга кертелгән гариза бирүчеләрнең гаризаларын бәяләү һәм чагыштыру нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр җиңүче булып танылды:
Спасс районының сәнәгый балык тоту бүлемтеге- шәхси эшмәкәр Подгорнов А.А.
Алексеевск районының сәнәгый балык тоту бүлемтеге-ЯАҖ ”Лаеш балык заводы”.