Югары Ослан районы буенча хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә дәүләт инспекторы белән, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә канун бозу өчен вакытында штраф түләмәгән О. гражданинына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе 1 бүлеге белән туры килеп, административ штрафны вакытында түләмәү, үз артыннан административ штрафның суммасын ике тапкыр арттырып түләүне, ләкин мең сумнан да ким түгел, яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алуны, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләтүне тарта.
Өстә язылганнарны истә тотып, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә канун бозучыларга, канун белән каралган штрафларны 60 көн эчендә түләргә катгый киңәш бирәбез.