5 июнь Дөньякүләм тирә-як мохит көне һәм Россия күләмендә Экологлар көне

2015 елның 5 июне, җомга

5 июнь көнне Дөньякүләм тирә-як мохит көне  билгеләнә. Ул  1972 елда Төп ассамблея белән оештырылды.  Вакытны сайлау, ул көнне  кешене биләп алган тирәлек мәсьәләләре  буенча ООН Конференциясе ачылу белән нигезләнгән. (Стокгольм, 1972 ел).
Шулай  ук 5 июнь көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен Россия экологлары да билгели. Ул боерыкка РФ Президенты
Владимир Путин 2007 елның 21 июнь  көнендә имза куйды. Беренче тапкыр Экологлар көне 2008 елда билгеләнде. Бу бәйрәмнең Россиядә барлыкка килүе барлык дәрәҗәдәге дәүләти тагигать саклау оешмаларының, башка экологик оешмаларның һәм табигатьне һәм тирә-якны саклауга өлеш керткән барлык кешеләрнең һөнәри эшчәнлекләренең мөһим булуын ассызыклап үтә.

Тирә-як мохитне саклау мәсьәләләре, милли иминлектә төп урын алып, илнең сәяси, икътисади һәм иҗтимагый тормышында төп сорауларның берсе булып тора. РФ Конституциясендә  гражданнарның  чиста тирә-як мохиткә хокуклары беркетелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International