Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ике сезон буена Яшел Үзән районында алтай маралын һәм себер кыр кәҗәсен ярым ирекле шартларда үрчетү программасын тормышка ашыра.
Программаның максаты – Татарстан Республикасының аучылык фаунасын баету. Хәзерге көнгә бу төр белән кирәкле дәрәҗәдә эшләү тәҗрибәсе тупланды, аны үрчетү һәм үстерү үзләштерелде, 17 гектар мәйданлы яңа вольер төзелде. Хайваннарның гомуми саны 100 башка кадәр җитте һәм көн саен яңа туган боланнар белән тулылана. Программаның икенче этабы - хайваннарны иреккә чыгару һәм селекциядә куллану.
Татарстан Республикасы территориясе мараллар өчен яраклылыгын алдан тикшерү ( ау белгече Р.Х. Сафин белән уздырылды) , ул төр өчен республиканың экосистемасы гомуми уңай яктан бәяли. Аннан башка тәҗрибә тупларга һәм төрне чыгару методикасын эшкәртергә кирәк. Аның өчен селекция яраксызын - бала тапмаган ана һәм стандарт булмаган мөгезле ата боланнарны куллану планлаштырыла.
Идарә бу юнәлештә актив эшли һәм якын вакытта республика халкы урманнарда, дөньяда иң гүзәл хайванның берсен – затлы боланны очрата алыр.