Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:бүген, 25 июнь көнендә Идел елгасында ( Аракчино бистәсе янында) «ProAnglersLeague» исемле көймәдән спиннинг белән балык тоту турнирының беренче этабы башлана. Ул турнир 2015 елның 2 июленә кадәр дәвам итәчәк.
«ProAnglersLeague» турниры 2012 елда барлыкка килде һәм бүгенге көндә Европада көймәдән спиннинг белән балык тоту буенча иң зур профессиональ турнир булып санала. Турнир “тоттың-җибәр” принцибы буенча алып барыла, ягъни бар тоткан балык та суга тере килеш җибәрелә. Шуның белән турнир актив яшәү рәвешен һәм илнең биологик байлыкларына сакчыл мөнәсәбәтне пропагандалый.