Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе Норлат балалар йортында тәрбияләнүче балалар өчен экскурсия оештырды.

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

2015 елның 26 июнь көнендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе “ Свияжск аучылык хуҗалыгында”, ә атап әйткәндә  ДБО “ Хайваннар саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”нең кыргый хайваннар питомнигында  Норлат балалар йортында тәрбияләнүче балалар өчен  экскурсия оештырды. Анда инде ике ел дәвамында, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов ярдәмендә,  алтай маралын һәм себер кыр кәҗәсен  ярым ирекле шартларда үрчетү программасы тормышка ашырыла. Бу көнне Идарә хезмәткәрләре белән,  Норлат балалар йортында тәрбияләнүче балаларга,  мараллар һәм кыр кәҗәләре өчен төзелгән яңа вольер буенча экскурсия оештырылды. Экскурсиянең ахыры  уенлы бәйгеләр һәм саф һавада уздырылган көндезге аш белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International