Бүген Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе бинасында, Идарә башлыгы Федор Сергеевич Батков кул астында сәнәгый балыкчылык үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.
Киңәшмә утырышында Татарстан Республикасының балык тотучылар берләшмәсе әгъзалары, ә шулай ук балыкчылык буенча Федераль Агентлылыкның территориаль бүлеге вәкилләре катнаштылар. Киңәшмәдә сәнәгый балыкчылар белән балыкчылык кагыйдәләрен бозу бүлегендә мәсьәләләрне чишү, ә шулай ук балык эшкәртү тармагының үсеш юллары мәсьәләләре куелды һәм алар буенча фикер алышынды.