Хөрмәтле аучылар!

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 31 октябрьдә Татарстан Республикасында бурсыкларга ау чоры тәмамлана.

Шуның белән бәйле рәвештә,  ау чоры тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, бу төргә рөхсәтнамә алган барлык аучыларга да, мәгълүматларны тутырып, рөхсәтнамәне алган урынга тапшырырга  кирәклеге турында исегезгә төшереп китәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International