Җәйге-көзге чорда киекләрне аулау вакыты турында

2016 елның 21 октябре, җомга

Республикада ау вакыты киләсе норматив хокукый актлар белән билгеләнгән:

  1. Россия Федерациясе Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 16.11.2010 елдан 512 номерлы карары белән расланган Ау кагыйдәләре белән ( үзгәрешләр белән).
  2. Татарстан Республикасы Президентының12.04.2013елдан УП-303 номерлы боерыгы белән расланган( үзгәрешләр белән), федераль әһәмияттәге аерым саклана торган табигый территорияләрдән кала, Татарстан Республикасының аучылык биләмәләрендә алау параметрлары белән.

Өстә күрсәтелгән актлар белән тәңгәл килеп, су йөзүче киекләргә( үрдәк, каз, су тавыгы), сазлык-болын киекләренә( урман үрдәге, чуллык,гаршнеп, корыхтан, үлән үрдәге,бибек,тулес, улитлар,веретенник, кроншнеплар, тартар,сазлык үрдәге) , бүдәнәләргә, күгәрченнәргә  һәм урман күгәрченнәренә аулау вакыты сентябрьнең беренче шимбәсеннән сәгать 17.00 алып 15 ноябрьгә кадәр,  тәләттәвечкә  сентябрьнең беренче шимбәсеннән сәгать 17.00 алып 31 декабрьгә кадәр билгеләнде.

Мылтык асты этләре ярдәмендә (утраулы һәм континенталь этләр, ретриверлар, спаниельләр)  аучылык ату коралы  белән аулау түбәндә күрсәтелгән вакытта алып барыла:

Сазлык – болын киекләре – 25 июльдән 15 ноябрьгә кадәр;

Урман, болын һәм дала киекләренә - 5 августтан 31 декабрьгә кадәр.

Өстә күрсәтелгән ау Параметрлары белән тәңгәл килеп,  Татарстан Республикасы территориясендә соры кыр тавыгына, көртлеккә, суерга һәм боҗырга ау ябык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International