Хөрмәтле аучылар!

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

2016 елның 15 октябрь көненнән Татарстан Республикасы территориясендә соры куянга, чәшкегә, тиенгә, янутсыман эткә, сусарга, көзәнгә ау чоры ачылды. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: куяннарны аулау вакыты 2017 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк, калган кыйммәтле мехлы хайваннарга - 2017 елның 28 февраленә кадәр.

Барлык аучыларны да ау кагыйдәләрен, ә шулай ук  көнлек һәм чорлык   аучылык байлыкларын тоту нормаларын саклауны сорыйбыз.Бу нормалар  Татарстан Республикасы Министрар Кабинетының 24.12. 2010 елдан  1119 номерлы карары белән  расланды.  Тоту нормаларын арттыру, хайваннарны саклауга һәм үрчетүгә тискәре йогынты ясавын исегездә тотыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International