Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: кошларның көзге күченүе тәмамлана.
Аларның очынуы вакытында күченүче көндезге ерткыч кошларны күрергә мөмкин иде – карчыга,тилгән, саз карчыгасы, вак лачыннар һәм сирәк очракта балыкчы карчыгасын, каракошны, ак койрыклы диңгез бөркетен,ә шулай ук үрдәкләрнең, казларның, аккошларның һәм торналарның , вак чыпчыксыман кошларның зур тупламаларын. Әгәр дә сез безнең республикага хас булмаган кошлар белән очрашуны теркәгән булсагыз, ул мәгълүматны Идарә сайтына җибәрүегезне сорыйбыз.