Машина кабан дуңгызын бәреп екты

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: кичә төнлә Арча районында “Казан-Малмыж” машина юлының 50 нче километрында, "KIA"  машинасының йөртүчесе кабан дуңгызын бәреп екты. Бу вакыйга нәтиҗәсендә 2 кеше җафа чикте, хайван шунда ук үлде.

Идарә машина йөртүчеләрне   машинаны алып барганда, аеруча урман юл кырыена килгән юлларда, караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игътибар итәргә өнди.  Бу авыр булмаган саклык чараларын тоту хәвефле нәтиҗәләрне булдырмаска булышыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International