Күмәк ауның төп кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

шуның белән бәйле рәвештә  күмәк ауның төп кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез.

Күмәк ауны  тормышка ашыру өчен җаваплы зат, киләсе гамәлләрне үтәргә тиеш:

  • аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәнең һәм (яки) юлнамәнең дөрес тутырылуын тикшерә;
  • аулар алдыннан бөтен катнашучыларның аучылык билетларын һәм ау коралларын йөртүгә һәм саклауга рөхсәтнамәләрен тикшерергә һәм ул документлары булмаган затларны ауга кертми;
  • күмәк ауда катнашучылар исемлеген төзи ( алга таба – аучылар исемлеге). Исемлектә киләсе мәгълүматлар булырга тиеш:
  1. аулау урыны һәм вакыты
  2. күмәк ауны уздыру өчен җаваплы затның исеме һәмфамилиясе,
  3. аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәнең (яки) юлнамәнең номеры (аучылык хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтүгә килешүнамә төзүне раслый торган документ), таба торган ау хайваннарының төре һәм саны,
  4. күмәк ауда катнашкан аучыларның  фамилияләре һәм инициаллары.

 

  • күмәк  ауда катнашучыларбелән, күмәк ау уздырганда хәвефсезлек чаралары буенча, ау хайваннарын  аулау тәртибе буенча, инструктаж үткәрергә, аннан соң барлык аучылар исемлектә кул куялар ( ул исемлек хәвефсезлек чаралары буенча инструктаж бите булып тора);
  • күмәк ауны  тормышка ашырганда аучыларның исемлеге үз янында йөртә;
  • ау хайваны  аны куар алдыннан җәрәхәтләнгән булса, аны эзләре буенча куар алдыннан, рөхсәтнамәнең әйләнештәге ягында җәрәхәтләнү турында билге ясарга һәм яраланган хайванга   җыеп бетерүне оештыра.

 

Күмәк ау вакытында һәрбер аучының  үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:

а) аучылык билеты;

б) аучылык ату коралы белән аулаган чакта, аучылык коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәтнамә;

в) беркетелгән аучылык җир – суларда аулаган чакта - юлнамә;

Ау хайванын тотканнан соң аны беренчел эшкәртү һәм (яки) ташу алдыннан, рөхсәтнамәнең әйләнештәге ягында   табыш турында туры килгән билге куела.

Ау табышын алып китү һәм аны урнаштыру, аучылык байлыгын табуга рөхсәтнамә булган очракта гына мөмкин була. Рөхсәтнамәдә хайванны табу турында билге куела яки ертып алына торган талон тутырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International