Cу йөзүче,сазлык – болын һәм кыр киек кошларына ау чоры тәмамлана

2016 елның 11 ноябре, җомга

Татарстан  республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 15 ноябрь көнендә  су йөзүче,сазлык – болын һәм кыр киек кошларына ау чоры тәмамлана.

Гамәлдәге кануннар буенча, кошны тотканнан сож яки ау чоры тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, “Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын тутырып, рөхсәтнамәне алган җиргә тапшырырга кирәк.

Мәгълүматларны тапшырмаган очракта административ җаваплылык каралган.

Идарә таблицада тутырылмаган баганалар калдырмауны һәм тоткан кошның төрен дөрес билгеләүне сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International