Сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле аучылар, 09.01.2014 елдан № 4 “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне  белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы  РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү  2016 елның 15 декабрь көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе бинасында узачак.

 Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә. Документларны кабул итү вакыты: -2016 елның 13 октябреннән  башлана; -2016 елның  8  декабрендә тәмамлана. Барлык документлар да Идарәгә турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш. Мәгълүматларның яңаруын Идарәнең сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International