Хөрмәтле аучылар!

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Cу йөзүче,сазлык – болын һәм кыр киек кошларына ау чоры тәмамлану  белән бәйле рәвештә, Татарстан  республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә:  рөхсәтнамәләрне тапшыру вакыты 2016 елның 5 декабрь көнендә тәмамлана.

Рөхсәтнамәләрне тапшырганда, табылган кошларның төрен һәм санын  күрсәтеп, “Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын тутырырга кирәк. Бирелгән таблицада  тотылган кошларның нинди төргә каравын (кыр үрдәге, чүрәкәй, бүрекле үрдәк  һ.б.) тәфтишләп язуыгызны үтенәбез.

Рөхсәтнамәләрне тапшырмау очрагында, штраф салу рәвешендә  административ җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International