29 ноябрь Халыкара табигатьне саклау җәмгыятеннең туган көне дип санала. Нәкъ шул көнне 1924 елда күренекле россия галимнәре, иҗтимагый һәм дәүләт хезмәткәрләре инициативасы һәм катнашы ярдәмендә,иҗтимагый табигать саклау җәмгыятенең уставы расланды. Аны булдыру идеясын, әле 1924 елда РСФСРның белем бирү Наркоматының табигатьне саклау бүлеге яклап чыкты.
Халыкара табигатьне саклау җәмгыятен булдыру максаты – илнең гражданнар сугышы һәм революциядән соңгы бөлгенлек белән юкка чыгарылган табигый байлыкларын торгызу өчен, галимнәрне, алдынгы уйлы җәмгыятьне берләштерү һәм алга таба табигый байлыкларны рациональ куллану теләге. Җәмгыятьнең вакышлыча киңәшмә сайланган оештырма утырышы 1924 елның 3 декабрь көнендә узды. Оешманың беренче рәисе булып билгеле зоолог, профессор Григорий Кожевников сайланды.
Җәмгыятьне төп максатлары булып түбәндәгеләр аталды: табигый запасларны торгызу һәм саклауның фәнни яктан тикшерү, илнең халкын табигатьне саклау чараларына җәлеп итү, табигатьне саклау идеяларын пропагандалау, аерып әйткәндә лекцияләр, сөйләшүләр, диспутлар, күргәзмәләр һәм экскурсияләр уздыру. Бу юнәлешләр киләсе елларда да оешманың үсешен билгеләделәр.
Чыганак: http://www.calend.ru/event/6942/