Хөрмәтле аучылар һәм ауны кулланучылар!

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 1 гыйнвар көненнән Татарстан Республикасы территориясендә аучылык хайваннарына кышкы маршрут хисабын уздыру башлана. Хисаплау 2017 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Хисаплау Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән расланган методика буенча уздырылачак.

Республикада  хисапны уздыру өчен 1261 маршрут билгеләнде. Аларның гомуми озынлыгы 13 279 километр.

Хисаплау нәтиҗәләре буенча  республикада  2017-2018 ау чорында хайваннарны тоту лимитлары һәм нормалары расланачак, ә шулай ук, аларны ауларга чикләүләр кертергә кирәкле,  аучылык биләмәләре һәм хайваннар төре билгеләнәчәк.

Хисаплау эшендә катнашырга теләүчеләр Идарәгә мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International