2016 елның 12 декабрендә – Бөтен Россия гражданнарны кабул итү көне

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

2016 елның 12 декабрендә сәгать 12.00 алып сәгать 20.00 кадәр Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе белән туры килеп, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә әгъзаларында Бөтен Россия  гражданнарны кабул итү көне уздырыла.

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсендә кабул итү Казан шәһәре, К. Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча алып барылачак.

Идарә компетенциясенә  түбәндәге сорауларны чишү керә:

- Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан,федераль әһәмияттәге аерым саклана торган табигый  территорияләрдәге хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен кертмичә,  Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен саклау һəм файдалану өлкәсендә федераль дәүләт күзәтүе.

-Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан,федераль әһәмияттәге аерым саклана торган табигый  территорияләрдәге хайваннар дөньясы объектларыннан кала, Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларынсаклауны һәм үрчетүне оештыру һәм булдыру, ә шулай ук аларның яшәү тирәлекләрен саклау.

- Хайваннар дөньясы объектларының санын,  хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклауны һәм куллануны норматив- хокукый көйләү  функцияләрен үти торган башкаручы хакимиятнең федераль әгъзалары белән урнаштырылган тәртиптә көйләү, чыгарма булып аеруча саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы хайваннар дөньясы объектлары тора.  

- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы хайваннар дөньясы объектларыннан кала, Татарстан Республикасы территориясендә  хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм үрчетү максаты белән, аларны тотуга чикләүләр  кертү турында тәкъдимнәрен, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау, үрчетү һәм тикшерү функцияләрен үти торган, башкарма хакимиятнең федераль әгъзалары  белән яраштырып Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетына  кертә.

- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы хайваннар дөньясы объектларыннан кала, башка аучылык байлыкларының санын тәртипкә салу.

-  Татарстан республикасы чикләрендә хайваннар дөньясы объектларының санын тәртипкә салу, дәүләт мониторингын һәм дәүләт кадастрын, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклауны һәм куллануны норматив- хокукый көйләү функцияләрен үти торган башкаручы хакимиятнең федераль әгъзалары белән килешү буенча алып бару, чыгарма булып аеруча саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы хайваннар дөньясы объектлары тора.

- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы, ә шулай ук Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән хайваннар дөньясы объектларыннан кала, башка хайваннар дөньясы объектларын куллануга рөхсәтнамәләр бирү.

- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы,  хайваннар дөньясы объектларын  ярым ирекле яки ясалма  яшәү тирәлегендә үстерү  һәм үрчетүдән кала, хайваннар дөньясы объектларын  ярым ирекле яки ясалма яшәү тирәлегендә үстерүгә һәм үрчетүгә (Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән хайваннар дөньясы объектларыннан кала) рөхсәтнамәләр бирү.

- Ау продукциясе әйләнеше артыннан тикшерү

- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләр, ә шулай ук Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән эчке суларның биологик су ресурсларыннан кала, сәнәгый, һәвәскәр һәм спорт балыкчылыгын оештыру һәм тәртипкә салу.

- Эчке су объектларындагы биологик су ресурсларын саклау ( чыгарма булып Татарстан республикасының федераль әһәмиятендәге аерым саклана торган табигый территорияләр һәм чик буе зоналары тора) , ә шулай ук Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән эчке су объектларында биологик су ресурсларын саклау, анадром һәм катадром балык төрләрен, төрле чикләрдә торучы балык төрләрен һәм федераль әгъзаның үтәү комитеты раслаган исемлегенә кертелгән башка су хайваннарын саклау.

- Аерым саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә торучы хайваннар дөньясы объектлары һәм аларның яшәү тирәлекләреннән башка, табигый афәтләр һәм башка сәбәпләр буенча бозылган, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен яңадан җитештерү чараларын тормышка ашыру.

- Татарстан республикасының  хайваннар дөньясы объектларын саклау, тикшерү һәм файдалануны тәртипкә салу өлкәсендә, үзләренең вәкаләтләре чикләрендә, кануннар төзелеше  белән урнаштырылган тәртиптә,   канун проектларын һәм башка норматив -хокук актларын  тирәнтен тикшерү һәм кулланылышка кертү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International