Халыкара коррупциягә каршы тору көне ООН Генассамблеясе белән игълан ителде һәм ел саен 9 декабрь көнендә билгеләнә.
Бу көнне 2003 елда, кул кую өчен, каррупциягә каршы ООН Конвенциясе ачылды. Документ , аңа кул куйган дәүләтләрне, ришвәтне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупция керемнәрен юуны җинаятьчелек дип игълан итәргә йөкли.
Идарәнең эшчәнлек эффективлыгын күтәрү максаты белән, ә шулай ук Идарәнең вазыйфаи затлары арасында коррупцияне булдырмау максаты белән кулланылган чараларның өлгерлеге өчен, Идарәдә “Ышаныч телефоны” эшли: (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз. “ Коррупциягә каршы тору” бүлегендә “Җәмгыятьнең фикерен сорау, анкеталаштыру” уздырыла.
Исегезгә төшереп китәбез, безнең сайтта “ Аучылар өчен сораунамә” бүлеге бар. Сезнең (теләвегез буенча-аноним рәвештә) Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне һәм теләкләрегезне ojm@tatar.ru электрон адреска яки Интернет кабул итү бүлмәсе аша җибәрегез.