Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 31 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә олы пошиларны һәм кыр кәҗәләрен аулау тәмамлана. Шуның белән бәйле рәвештә, Идарә, аучыларның пошиларны һәм кыр кәҗәләрен аулауга ябылмаган рөхсәтнамәләре булган очракта, Ау кагыйдәләре белән билгеләнгән вакыт эчендә, барлык рөхсәтнамәләрне ябу турында мөрәҗәгать итә.