Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 1 гыйнвар көнендә Татарстан Республикасы территориясендә ау хайваннарына кышкы маршрут хисабын уздыру башланды. Ау хайваннарына кышкы маршрут хисабын уздыру эшен башлау алдыннан, хисаплау маршрутлары билгеләнгән схема әзерләнде. Эшне төгәлләү өчен, хисапчылар гомуми озынлыгы 13279 километр тәшкил иткән 1261 маршрут узарга тиеш.
Машрутта кырдагы хисаплау эшләре, кардагы хайваннар эзен санау һәм күргән кошларны теркәү юлы белән алып барыла.
Хисаплау пошиларның, кыр кәҗәләренең, кабаннарның, селәүсен-нәрнең, бүреләрнең, төлкеләрнең, чүл төлкеләренең, сусарларның, көзәннәрнең, асларның, тиеннәрнең, куяннарның, боҗырларның, көртлек-ләрнең, суерларның һәм кыр тавыкларының санын билгеләргә мөмкинлек бирә.
Хисаплау нәтиҗәләре аучылык байлыкларын тоту лимитларын һәм нормаларын, аучылык байлыкларын тоту һәм аучылык биләмәләренең үткәрү сәләтлеге нормаларын билгеләү, ә шулай ук аучылык байлыкларын тотуга чикләүләр кертү өчен кулланачак.