«Холзан» исемле кыргый кошларны күзәтү һәм торгызу Үзәгендә лачынчылар очрашуы узды

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2017 елның 8 гыйнварында Свердловск өлкәсендә«Холзан» исемле  кыргый кошларны күзәтү һәм торгызу Үзәгендә лачынчылар очрашуы узды. Бу  чараны питомникның директоры Олег Анатольевич Светлицкий оештырды. Аңа питомник хезмәткәрләре булышты: биология фәннәре кандидаты Руслан Салимов һәм биорепеллентатор Артем Ткаченко. Очрашуда киләсе лачынчылар катнаштылар: Дмитрий Яско( Чиләбе өлкәсе, Югары Урал шәһәренең ау белгече) һәм Дмитрий Бородай(Печора - Екатеринбург). Фотограф урынына профессиональ юрист Ринат Мухаметзянов (Казан) чыкты.

 Олег Анатольевич  барлык катнашучыларга да тәфтишләп һәм аңлаешлы итеп яңа вольерлар турында, кыргый кошлар коллекциясен тулыландыру турында, Үзәк буенча экскурсия вакытында төрле дәрәҗәдәге  килүчеләр белән эш системасы турында һәм башка бик күп кызыклы һәм файдалы әйберләр турында сөйләде.

Сөйләшү барышында лачынчылар, лачыннар ярдәмендә ауларга яратучыларны  һәм «Русский сокол» лачынчылар оешмысын”кыргый кошларны саклаучыларны берләштерүче, асылында яңа федераль оешманың  үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Барлык катнашучылар да бу оешманы булдыруның кирәклеге турында риза булдылар. Ләкин юл башында еш кына була торганча, лачынчыларны, бридерларны һәм лачын авын күтәрергә теләүче барлык кешене дә  дулкынландыра торган күп кенә ачык сораулар калды. Бу аеруча оештырма сораулар: әгъзалык,  оешманың структурасы, әгъзалык өчен түләү һ.б. Шулай ук  канунчылык сораулары да приоритетта иделәр. Санап әйткәндә:тотуга рөхсәтнамәләр алу, лачыннарны асрау һәм үрчетү, кызыл китаптагы кыргый кошларга  рөхсәт итүче документлар алу һ.б.  Мәсәлән, ничек бер яктан күрсәтелгән документларны алуны гадиләштерергә, ә икенче яктан гариза бирүчеләргә булган таләпләрне калдырырга, ә бәлки көчәйтергә дә? Россия лачынчыларының  бердәм Бөтен Россия очышында (Чәүкә тавы), ә шулай ук перспективада,  лачын авының Бөтендөнья  фестивалендә (бу елның 5-8 декабре) катнашулары турында фикер алышынды. Төгәл бер айдан узачак, ау хайваннарының биотөрлелегенә багышланган 7 нче Халыкара конференция чикләрендә, лачын авы буенча Түгәрәк өстәл уздыруга  әзеләнү турында сөйләшенде. (Мәскәү,  Тимирязев исемендәге Аграр  университет, бу елның 15 феврале)

И.Р. Еналеев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International