Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларына кышкы маршрут хисабын уздыру дәвам итә. Хисаплау 1 мартка кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча республикада хайваннар саны билгеләнәчәк.
Республикада хисаплау өчен 1261 маршрут билгеләнде. Аларның гомуми озынлыгы 13279 километр. Хисаплау пошиларның, кыр кәҗәләренең, кабаннарның ,селәүсеннәрнең, бүреләрнең, төлкеләрнең, чүл төлкеләренең, көзәннәрнең, сусарларның, асларның, тиеннәрнең, куяннарның, көртлекләрнең, суерларның, боҗырларның һәм кыр тавыкларының санын билгеләргә булышачак.
Хисаплау мәгълүматлары аучылык байлыкларын табуга лимитлар һәм квоталар, аучылык байлыкларын тоту нормаларын һәм аучылык биләмәләренең үткәрү сәләтлеге нормаларын билгеләгәндә, ә шулай ук аучылык байлыкларының санын көйләү турындагы карарны кабул итү өчен кулланылачаклар.