Явыз Иоанн патшалык иткәндә, ау вакытында, патшаның яраткан шоңкары очып китү турында, риваять яшәп килә. Патша лачынчы Трифон Патрикеевка очып киткән кошны табарга кушкан. лачынчы Трифон якындагы урманнарны уратып чыккан, ләкин уңышсыз. Өченче көнне, озак эзләүләр белән интегеп бетеп,ул Мәскәү астында, хәзер Мәрьям агачлыгы дигән урында туктаган, һәм үзенең изгесе- җәфа чигүче Трифонга догалар укып, аннан булышлык сорап, хәлсезләнеп ял итәргә яткан. Төшендә ул ак атта утырган егетне күргән. Егет кулында патшаның шоңкарын тоткан һәм әйткән: “ Югалган кошны ал, һәм ,Алла булышлыгы белән, патшага бар һәм бер нәрсә турында да кайгыртма”. Уянып киткәч, лачынчы чынлап та, ерак түгел генә, наратта утырган шоңкарны күргән. Ул аны шунда ук патшага алып килгән һәм изге җәфа чигүче Трифонның могҗизалы булышлыгы турында сөйлгән. Берникадәр вакыт үткәч, изгенең килгән урынында, лачынчы Трифон Патрикеев изге җәфа чигүче Трифонга атап кәшәнә, ә аннары чиркәү дә төзегән. Шул вакыттан, Россиядә, Изге Трифонны иконаларда, кулында лачын тотып сүрәткә төшерергә кабул ителгән һәм аны аучылар һәм балыкчылар яклаучысы дип атаганнар.
Бәйрәм белән хөрмәтле аучылар һәм балыкчылар.