Республиканың фаунасы өчен иң мөһим мониторинг рәвеше аучылык байлыкларын санын һәм таралуын билгеләү -кышкы маршрут хисабы- тиздән тәмамлана. Кардагы хайваннар эзен теркәү һәм чишү, һәрбер аучылык хуҗалыгында һәм Татарстан Республикасы территориясендә гомуми хайваннар төрлелеген һәм фаунаның биотопик бүленешен ачыкларга булыша. Чыгарылган мәгълүматлар үз чиратында, һәрбер төр хайван белән алдагы эшне алып бару буенча, нигез булып торалар. Ачыкланган сан запасы чикләрендә, саклау, үрчетү һәм төрне куллану чикләрендә аһәңле тиңдәшлек турында сүз бара. Идарәнең район белгечләренә рәсмиләштерелгән хисаплау материалларын вакытында бирү кирәклегенә , Идарә барлык аучыларның да игътибарын юнәлтә. Хисаплау материаллары 2 мартка кадәр бирелергә тиеш.