Узган ялларда, Спас районының Куйбышев сусаклагычы территориясендә һәм республиканың Лаеш районы территориясендә, идарә хөзмәткәрләре полиция, Гостехнадзор белән бергә сулык мәйданын чистарту буенча рейд уздырдылар. Рейд барышында 25 ташланган тоту коралы табылды һәм өскә күтәрелде, 10 зат административ җаваплылыкка тарттырылды.