Татарстан Республикасы Кызыл Китабының өченче чыгарылышы белән таныштыру узды

2017 елның 17 марты, җомга

Бүген,  Татарстан Республикасының Кызыл китабындагы фәнни очерклар авторлары һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм югалу куркынычы яный торган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр төре буенча, даими эшләүче Комиссия әгъзалары булып килгән, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре Чиспияков Р.Э., Павлов  Ю.И., Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы бинасында үткәрелгән, Татарстан Республикасы Кызыл Китабының өченче чыгарылышы белән таныштыруда катнаштылар. Кызыл китап, күрсәтелгән хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы объектлары турында, ә шулай ук  аларны саклау һәм үрчетү буенча кирәкле чаралар турында мәгълүматлар җыелмасын үз эченә алган, рәсми документ булып килә. 

Бүгенге көнгә  сирәк төрләр исемлеге 224 төр умырткалыларны һәм умырткасызларны, 340 төр үсемлекне, 24 төр мүкне һәм 49 төр гөмбәне үз эченә алган ( барлыгы 612 төр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International