Хөрмәтле аучылар һәм республика халкы!

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елда Татарстан Республикасы Кызыл китабының 3нче басмасы чыкты.

Иске басма белән чагыштырганда, яңа басмада аучылык байлыкларына кагылышлы, кайбер үзгәрешләр барлыкка килде. Яңа басма белән тәңгәл килеп, Кызыл китапка аучылык байлыкларына кагылышлы түбәндәге төрләр кертелде:

Ак куян, гадәти очкалак, Азия борындыгы,тимгелле йомран, соры аю, таш сусар,Европа чәшкесе, елга су күсесе.

Кызыл бугазлы казарка, соры каз, чыелдык каз, кызыл үрдәк, саз көтүчесе, камыш үрдәге, зур улит, үлән үрдәге, зур кроншнеп, саз шөлдие, клинтух, гадәти урман күгәрчене.

Татарстан Республикасы Кызыл китабының электрон варианты( хайваннар) Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе сайтында Хайваннар дөньясы белән кулланучылар өчен мәгълүмат  бүлегендә Татарстан Республикасы Кызыл китабының электрон варианты( хайваннар) өстәмә битендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International