Хокуксыз аулау өчен хөкем карары чыгарылды

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Питрәч хөкем  районы буенча 1нче хөкем участогы  хакименең хөкем карары белән,  гражданин А. Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 258 маддә1 бүлек  «б», «г»  пунктлары белән каралган( Аерым саклана торган табигый территорияләрдә транспорт чарасын кулланып хокуксыз аулау)  җинаять эшендә гаепле дип танылды. Аның өчен  50000 сум штраф рәвешендә  һәм ату ау коралын тартып алу рәвешендә җәза бирелде һәм аучылык байлыкларына тидерелгән зыянны 6000 сум  зурлыгында каплау каралды.

2016 елның 19 ноябрендә  гражданин А., “Мишә”региональ әһәмияттәге  дәүләт зоология   (аучылык) тыюлыгы территориясендә булган вакытта , Renault Duster машинасы ярдәмендә, машинадан чыкмыйча, фараларның ерак уты белән  тирәлекне яктыртып,  2 соры куян тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International