“ Аучылык байлыкларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен саклауның һәм куллануның хокукый көйләвен камилләштерү” темасына парламент тыңлаулары узды

2017 елның 7 апреле, җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:  табигый байлыклар, милек һәм җир мөнәсәбәте буенча Дәүләт Думасы Комитеты белән, 2017 елның 6 апрелендә“Аучылык байлыкларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен саклауның һәм куллануның  хокукый көйләвен камилләштерү” темасына парламент тыңлаулары уздырылды.

Тыңлауларда 24.07.2009 елдан 209-ФЗ номерлы “ Аучылык турында һәм аучылык байлыкларын саклау турында һәм Россия Федерациясенең аерым канун чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында”гы  Федераль канунны камилләштерү сораулары каралды.

Чыгышларда  канунның аучылык хуҗалыклары килешүләре төзү,  озак вакытлы лицензияләрне яңадан рәсмиләштерү, хисаплау эшләренең методикасы һәм  кабатлануы, аучылык билетларын бирү, ук җибәрү җайланмаларына һәм җәяләргә аучылык коралы дәрәҗәсен бирү бүлекләрендә канунның  эшләп җителмәве билгеләнеп кителде, ә шулай ук эшләп бетерергә кирәкле башка сораулар  каралды.

Үзегезнең тәкъдимнәрегезне Идарәгә  юнәлтә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International