Хөрмәтле аучылар!

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: язгы ау чорында Татарстан Республикасының аерым саклана торган тәбигый территорияләрне саклау режимы белән тәңгәл килеп, аулау түбәндәге территорияләрдә тыела:

комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык “Ашит”- Әтнә муниципаль районы ( Әтнә аучылык хуҗалыгы);

комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык “Долгая Поляна”- Тәтеш муниципаль районы ( Тәтеш аучылык хуҗалыгы);

комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык “Зөя буйлары”- Буа муниципаль районы (Буа аучылык хуҗалыгы, “ Баиковская роща”  аучылык хуҗалыгы);

комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык “Кичке Таң”- Әгерҗе муниципаль районы (Красноборский аучылык хуҗалыгы);

комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык “Спасс”- Спасс муниципаль районы (Куйбышев аучылык хуҗалыгы);

комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык “Чатыр Тау”- Азнакай муниципаль районы (ачык аучылык җир-сулары);

комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык “Чистые луга”( “Чиста болыннар”) - Чистай муниципаль районы (ачык аучылык җир-сулары);

региональ әһәмияттәге табигый һәйкәл “Чуртан тавы”- Тәтеш муниципаль районы (Идел аучылык хуҗалыгы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International