Иртәгә, 2017 елның 22 апрелендә, Татарстан Республикасы территориясендә язгы ау чоры ачыла

2017 елның 21 апреле, җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе  хәбәр итә: иртәгә, 2017 елның 22 апрелендә, Татарстан Республикасы территориясендә язгы ау чоры ачыла. Ул 1 майны кертеп, 10 календарь көне дәвам итәчәк.

Барлык аучыларны да ау Кагыйдәләрен һәм культурасын,  янгынга каршы хәвефсезлек кагыйдәләрен  тотуыгызны сорыйбыз. Бер берегезгә ихтирамлы булыгыз. Аучылык җир-суларыннан киткәндә үзегездән калган чүпне җыеп алып китүегезне, ә шулай ук  казыган чокырларны күмеп китүегезне сорыйбыз.

Барлык аучыларга да  уңышлы ау һәм яхшы ял телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International