Хөрмәтле аучылар!

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:  Татарстан Республикасы Президентының 2017 елның 7нче июленнән  УП-608 номерлы боерыгы белән, Татарстан Республикасы территориясенең аучылык биләмәләрендәге аулау Параметрларына үзгәрешләр кертелде (Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 12 нче апреленнән  УП-303 номерлы боерыгы).

Бу боерык белән көртлекне, суерны, соры кыр тавыгын һәм соры куянны аулауга чикләүләр кертелде.

Чикләүләр, 24.07.2009 елдан 209-ФЗ номерлы “ Аучылык турында һәм аучылык байлыкларын саклау турында һәм Россия Федерациясенең аерым канун чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында”гы  Федераль канунның 22 маддәсе белән тәңгәл килеп, аучылык байлыкларын саклауны тәэмин итү һәм аларны  рациональ куллану максаты белән кертелделәр.

Боерыкның тексты белән  Идарә сайтында “Документлар” бүлегендә “Норматив-хокукый актлар” кече бүлегендә  танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International