Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 1 июль көненнән Татарстанда байбакларга ау чоры ачылды. Ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Байбакларны аулаганда барлык аучыларны да саклык чараларын сакларга өндибез. Бу вакытта аучылык җир-суларында авыл хуҗалыгы эшләрен алып бара торган, җиләкләр, гөмбәләр, үләннәр җыя торган гражданнар барлыгын исегездә тотыгыз. Шуның белән бәйле рәвештә, аучылык җир-суларында булганда һәм аулаган вакытта һәвефсезлек чараларын саклавыгызны сорыйбыз.
Шулай ук Ау кагыйдәләрен сакларга кирәклеген исегездә тотыгыз.
Аулаганда түбәндәгеләр тыела:
- бала чыгару ояларын казу һәм тарату;
- ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны аулау;
-ятьмәләр һәм ятьмәләрдән эшләнгән җайланмалар куллану;
-саплы җәяләр, үзе атарга көйләнгән ату кораллары,вневматик һәм ыргыта торган корал, төшә торган сөңгеләр, ыргаклар, тоту чокырлары, “ кискечләр”,“башмаклар” куллану;
-элмәкләр кулану;
- йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану;
- шартлаткыч, тиз кабына торган сыекчалар, газлар, электр тогы куллану;
- төрле ут чаралары, тепловизорлар, төнге күрү чараларын куллану;
- пневматик ау коралын куллану.
Идарә табылган байбакларның итен һәм башка продуктларын, трихинеллез авыруына ветеринария тикшерүен уздырмыйча ашамаска киңәш бирә.