Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 16 август көнендә сәгать 14.00, Казан, Кәрим Тинчурин 29 адресы буенча, ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, җирәбә салу ысулын кулланып, рөхсәтнамәләрне бүлү булачак.
Җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны тапшыру вакыты 24.07.2017елдан 99-од номерлы Идарә боерыгын рәсмиләштергәннән вакыттан билгеләнде.( боерыкны рәсмиләштергән вакыттан алып 2017 елның 4 августы сәгать 16.00 кадәр)
Барлык аучылар да,15.01.2009 елдан № 5-ЗРТ Татарстан Республикасының Экологик кодексы һәм ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына рөхсәтнамәләрне бүлү комиссиясенең эш тәртибе турында Кагыйдәнамә белән урнаштырылган таләпләргә ( алга таба – Кагыйдәнамә) туры килеп, җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны бирә алалар.
Аучылык байлыкларын табу хокукы алыр өчен, аучылар Идарәгә гариза белән мөрәҗәгать итәләр. Гаризада Кагыйдәнамәнең 4.3. пункты белән билгеләнгән мәгълүматларны күрсәтәләр:
1) аучының исеме, фамилиясе, атасының исеме, аның адресы, телефоны, аучылык билеты турында мәгълүмат;
2) аның территориясендә аулар өчен,аучы аучылык байлыкларын тоту хокукына рөхсәтнамә алырга ниятләгән аучылык җир-сулар урнашкан муниципаль оешманың исеме;
3) аучылык байлыгының төре.
Игътибар итегез, Кагыйдәнамә белән билгеләнгән, гаризаларны кабул итмәү нигезләре:
1) Кагыйдәнамәнең 4.3. пунктында каралган мәгълүматлар күрсәтелмәгән;
2) гариза бирүче бер үк аучылык байлыгы төренә 1дән артык гариза биргән очракта;
3) гариза бирүче, үзенең гаризасында , 1 төр аучылык байлыгына 1дән артык муниципаль район күрсәткән очракта.
Җирәбә салганда аучылык байлыклары киләсе тәртиптә уйнатылачак:
1) куышу вакытында ата хайваннар;
2) олы хайваннар;
3) 1 яшькә кадәрге хайваннар.
Җирәбә салу түбәндә күрсәтелгән аучылык төрләренә карата уздырылачак:
Кабан: Алексеевск районы – 4 баш
Әлки районы – 2 баш
Лениногорск районы – 5 баш
Мамадыш районы – 20 баш
Нурлат районы – 5 баш
Спасс районы – 2 баш
Поши: Әгерҗе районы – 2 баш
Азнакай районы – 1 баш
Әлмәт районы – 3 баш
Баулы районы – 2 баш
Лениногорскрайоны – 2 баш
Мамадыш районы – 4 баш
Нурлат районы – 5 баш
2017 елда җирәбә салуга кагылышлы барлык документлар, шул санда тəкъдим ителгән гариза формасы, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең рәсми сайтында http://ojm.tatar.ru» “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” өстәмә битендә урнаштырылган.