Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 27 һәм 28 июль көннәрендә Татарстан Республикасының Алабуга, Мамадыш, Балык Бистәсе, Тукай һәм Чистай районнарында, Татарстан Республикасы территориясендә “ Чөгә балыгының уылдык чәчү урыны” исемендәге региональ әһәмияттәге дәүләт табигый зоологик тыюлыгын оештыру соравы буенча, иҗтимагый тыңлаулар уздырылды.
Тыңлауларда катнашучылар аерым саклана торган табигый территорияне булдыру инициативасын хупладылар.