Хөрмәтле аучылар һәм ауны кулланучылар!

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 11.07.2017 елдан  1469-р боерыгы белән, аучылык инфраструктурасына керә торган, объектлар Исемлеге расланды.

Бирелгән исемлек белән тәңгәл килеп, аучылык инфраструктурасына кертелделәр:

1. Вольер, кыргый хайваннар питомнигы, аучылык байлыкларын ярым ирекле шартларда һәм ясалма яшәү тирәлегендә асрау һәм үрчетү өчен киртәләр.

2. Егерьләр кордоны.

3.Аучылык базасы.

Россия Федерациясе урман Кодексының 36,72 маддәләреннән чыгып, урман бүлемтекләре бирелмичә, аучылык хуҗалыгы өлкәснендә эш төрләре алып бару өчен урманнарны куллану урман бүлемтеген арендага алмыйча да мөмкин , әгәр дә  күрсәтелгән эш төрләрен алып бару, урманны кисүгә яки аучылык инфраструктурасы объектларын булдыруга китермәсә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International