ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле аучылар, производство аучылык инспекторы кандидатлары исемлеге, 2014 елның 9 гыйнварыннан 4 нче номерлы «Производство аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләр белүне тикшерүне үткәрү тәртибен раслау турында»РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы боерыгы нигезендә төзелә. Белемнәрне тикшерү 2020 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында узачак.  Документларны кабул итү һәм тапшыру тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары нигезендә башкарыла.

 


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Хөрмәтле аучылар, сәнәгый аучылык инспекторы кандидатларының белемнәрен тикшерү нәтиҗәләре белән (2019 елның 25 сентябрендә узды) түбәндәге СЫЛТАМА буенча таныша аласыз:


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле аучылар, 2014 елның  9 нчы гыйнварыннан 4 нче номерлы «Производство аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне белүгә тикшерүне үткәрү тәртибен раслау турында»гы РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының боерыгы белән тәңгәл килеп, производство аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген төзү турында сезгә хәбәр итәбез.

Белемнәрне тикшерү 2019 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында( Казан шщёщре, Кщрим Тинчурин урамы, 29 йорт) узачак. Документларны кабул итү һәм тапшыру тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары нигезендә башкарыла.

Документларны кабул итү вакыты: - 2019 елның 29 июленнән башлана; - 2019 елның 18 сентябрендә тәмамлана.

Барлык документлар Комитетка турыдан-туры юридик затның вәкаләтле вәкиле, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле тарафыннан тапшырылырга мөмкин, яки 420088, Казан ш., Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт адресы буенча, салынган документларның исемлеге белән, почта аша җибәрелә ала.

Мәгълүматларның яңаруын Дәүләт комитеты сайтында «Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)»  бүлегендә «Производство аучылык тикшерүе» өстәмә битендә күзәтегез.​

 


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: сайтта аудан файдаланучыларның контактлары яңартылды.

Мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга мөмкин.


9
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле аучылар, сәнәгый аучылык инспекторы кандидатларының белемнәрен тикшерү нәтиҗәләре белән (2018 елның 27 декабрендә узды) түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз:

http://ojm.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1715446.pdf


21
декабрь, 2018 ел
җомга

Хөрмәтле аучылар, сәнәгый аучылык инспекторы кандидатларының белемнәрен тикшерү, 2018 елның 27 декабрендә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында,  Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча үтәчәк.

Кандидатлар исемлеге белән түбәндә таныша аласыз яисә түбәндәге сылтама буенча документка күчә аласыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International