Хөрмәтле аучылар, производство аучылык инспекторы кандидатлары исемлеге, 2014 елның 9 гыйнварыннан 4 нче номерлы «Производство аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләр белүне тикшерүне үткәрү тәртибен раслау турында»РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы боерыгы нигезендә төзелә. Белемнәрне тикшерү 2020 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында узачак. Документларны кабул итү һәм тапшыру тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары нигезендә башкарыла.
Документларны кабул итү вакыты: - 2020 елның 15 гыйнварыннан башлана; - 2020 елның 5 мартында тәмамлана.
Барлык документлар да Дәүләт комитетына юридик затның вәкаләтле вәкиле, шәхси эшмәкәр яки аның законлы вәкиле тарафыннан тапшырылырга мөмкин, яки салынган документларның исемлеге белән почта аша 420088, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча җибәрелә. Мәгълүматларның яңаруын Дәүләт комитеты сайтында «Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)» - «Производство аучылык контроле»бүлегендә күзәтегез.