Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: сайтта, муниципаль районнар буенча, ауны кулланучыларның яңартылган элемтәләре урнаштырылды.
Мәгълүматлар Эшчәнлек бүлегендә – Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат (аучылар) - Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлекне гамәлгә ашыручы аучылар турында мәгълүматлар өстәмә битендә урнаштырылды (ССЫЛКА ).
«Спас» тыюлыгында эшләүче Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, бу чарада катнаштылар. Алар ТР Спас муниципаль районындагы Танкеевка авылының Полянка урта гомуми белем бирү мәктәбендәге барлык балаларны да уку елы тәмамлану белән котлап, «Парклар маршы-2019» Халыкара табигатьне саклау акциясендә җиңүчеләргә грамоталар тапшырдылар.
Моңа кадәр «Парклар маршы - 2019» акциясе кысаларында «Кызыл китап битләре» конкурсының муниципаль этабында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы «Чистай мәдәни үзәге»ндә узды.
«Чиста болыннар» дәүләт табигый тыюлык хезмәткәрләре балаларга бәйрәм бүләк иттеләр. Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар өчен, конкурсның барлык эшләреннән күргәзмә оештырдылар. Ул күргәзмәгә теләге булган һәркем кереп, эшләр белән таныша алды.
Ә Балтач районының Карадуган урта мәктәбендә «Балтач» дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре «Кыргый хайваннарны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау» темасына экологик дәрес уздырдылар һәм шунда ук конкурста җиңүчеләрне котладылар. Конкурста катнашучылар һәм җиңүчеләр грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
“Кичкетаң” тыюлыгы белгечләре “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау республика акциясенең язгы этабында актив катнашалар. Әлеге акция кысаларында урманнарны каты коммуналь калдыклардан чистарту, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, шулай ук аншлаглар һәм мәгълүмати щитларны ремонтлау һәм төзекләндерү буенча чаралар үткәрелә.
Ел саен акцияне үткәрүдә тыюлык хезмәткәрләренә Кичкетаң урта мәктәбенең «ЭкОС» түгәрәгенә (Экология, саклау, коткару) йөрүчеләр булышалар. Алар бу юлы да “Сложный бор” табигать һәйкәлендә коры ботаклар җыюга кулдан килгәнчә өлеш керттеләр.
Тыюлык белгече Әлфия Нуриманова балаларга бердәм эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр тапшырды.
2019 елның 23 маенда Комитет хезмәткәрләре Яшел Үзән шәһәрендә узган «Эко-мәктәп/ Яшел флаг» («Eco-schools») халыкара программасы кысаларында Экологик белем бирү буенча IX Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивале эшендә катнаштылар.
Әлеге программа Foundation for Environmental Education (FEE) экологик белем бирү буенча халыкара оешма тарафыннан үткәрелә.
Программа әйләнә-тирә мохитне саклый, аның байлыкларын арттыра һәм командада эшли белүче яшь буынны тәрбияләүгә ярдәм итә. Программаның мәҗбүри темалары: «Су», «Энергия», «Чүп-чар», «Климат үзгәрү».
IX Бөтенроссия фестивале эшендә Санкт-Петербург, Киров, Подольск, Волжск, Казан һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм педагоглары катнашты.
Фестиваль секцияләре кысаларында белем бирү учреждениеләре командалары тарафыннан 112 иҗади экологик эш тәкъдим ителде. Пленар утырышта фестивальгә йомгак ясадылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Программа координаторларына Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бүген Спас районында «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесендә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Балык булсын!» исемле ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыру буенча акциядә катнашучыларга грамоталар тапшырдылар.
Укучылар Куйбышев сусаклагычында ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштыруда ярдәм иттеләр. Алар чыршы ботакларын бергәбәйләделәр һәм бауга беркеттеләр, аннары ясалган уылдык чәчү урыннарын Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, якынча 2 метр тирәнлектә, суга урнаштырдылар.
Укучылар ярдәме белән Спас районы акваториясендә 1500 оя урнаштырылды.
“Зөя буйлары” дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре экологлар һәм аучылар белән берлектә АСТТ Зөя елгасы территориясендә "Чиста яр" акциясе үткәрделәр. Тыюлык башлыгы һәм хезмәткәрләре үзләре эшләп үрнәк күрсәттеләр, район халкын чисталыкка һәм тәртипкә өндәделәр. Зөя ярларын җыештырырга барлыгы 30 кеше чыкты.
Зөя елгасы 1978 елда табигать һәйкәле дип танылды, аның озынлыгы 377.4 км тәшкил итә, табигый су белән тәэмин итүнең мөһим чыганагы булып тора, хуҗалык һәм мәдәни-көнкүреш әһәмияткә ия , һәйкәл территориясендә елга экосистемасына куркыныч яный торган теләсә нинди эшчәнлек тыела.
Азнакай шәһәренең 8 нче урта мәктәбендә Халыкара биологик төрлелек көненә багышланган экологик дәрес узды. Чараны, 5 экологик сыйныф укучылары өчен ,ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Чатыр-Тау» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре үткәрде.
Тыюлык белгечләре балаларга биологик төрлелекнең әһәмияте, үсемлекләрнең һәм хайваннарның сирәк һәм юкка чыгучы төрләрен саклау турында сөйләделәр, аеруча саклана торган табигый территорияләрне саклау режимы, шулай ук Татарстан Республикасының биологик төрлелеген саклау өчен үткәрелә торган табигать саклау акцияләре һәм чаралары белән таныштырдылар.
Чара ахырында викторина уздырылды. Анда актив катнашучыларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр тапшырылды.
8-нче номерлы мәктәп укучылары тыюлыкның күп кенә экологик белем бирү чараларында: иҗади конкурсларда, викториналарда, экологик конференцияләрдә катнашалар һәм экологик тематика буенча республика конкурсларында күп тапкыр җиңүче булып киләләр.
2001 елдан башлап, ел саен Халыкара биологик төрлелек көне (International Day for Biological Diversity) билгеләп үтелә.
Халыкара биологик төрлелек көненең төп бурычы-Җирдә бик күп флора һәм фауна төрләренең юкка чыгу проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү.
Бу көн 1995 елда БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1994 елда биологик төрлелек турындагы Конвенция якларының конференциясе тәкъдиме нигезендә махсус резолюция нигезендә игълан ителде.
Биотөрлелек-экосистемаларның һәм тулаем биосфераның оптималь эшләвенең бер факторларының берсе. Биотөрлелек экосистемаларның тышкы стресс йогынтысына тотрыклылыгын тәэмин итә һәм аларда хәрәкәттәге тигезлеккә ярдәм итә. Тере организмнарның мирас мәгълүматыннан файдаланып, экосистемаларның тигезлеккә омтылу сәләте, тулаем алганда, биосфераны һәм локаль экосистемаларны тулы мәгънәдә системалар итеп ясый.
Татарстан Республикасында биологик төрлелекне саклау өчен аеруча саклана торган табигый территорияләр оештырыла, сирәк һәм юкка чыга торган төрләр саклана, үсеп килүче буынга экологик белем бирелә.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан шәһәренең Киров районындагы Зур Аккош күлен экореабилитацияләү һәм яңадан торгызу буенча биотехник чарада катнаштылар.
Чара барышында студентлар, мәктәп укучылары һәм Казанның төрле учреждениеләр вәкилләре башка күлләрдән китерелгән Тар яфраклы камыш , шулай ук Себер ирисын утырттылар. Элегрәк күл төбен ныгыту өчен өстәмә катлам ясалган иде һәм үсемлекләр сулыкның биоценозын торгызу өчен кирәк.
2019 елда «Парклар маршы-2019» Халыкара табигать саклау акциясе кысаларында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «Кызыл китап битләре» исемле сәнгать балалар конкурсын игълан итте, анда мәктәпкәчә һәм белем бирү учреждениеләре катнаша ала.
«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре конкурста катнашучыларның эшләреннән күргәзмә оештырып махсус комиссия чакырдылар, аның составына «ЧМР Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУ вәкилләре һәм «Балалар сәнгать мәктәбе»укытучылары керде.
Барлыгы 68 сәнгать эше тәкъдим ителде. Алар комиссия әгъзаларында үзләренең дулкынландыруы, турылыгы, фантазиясе, шулай ук төгәллеге, бурычны үтәүгә җаваплы караш кебек тәэсир калдырдылар. Балалар төрле сәнгать техникасын кулландылар, эшкә карата иҗади һәм төпле караш күрсәттеләр. Шул ук вакытта «Кызыл китап битләре» республика конкурсына 15 эш сайлап алынды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар биреләчәк.
Акция кысаларында шулай ук экологик белем бирү чаралары да узды. Мәсәлән, Чистайның 10нчы мәктәбе укучылары өчен «Чиста болыннар» тыюлыгы белгечләре 114 кешене җәлеп итеп, интерактив -танып-белү программасы оештырдылар, ә 16 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Минем туган ягым» дигән дәрес үткәрделәр.
Укучылар һәм тәрбияләнүчеләр тыюлык турында хикәяләр тыңладылар, туган як турында күп кенә яңалыклар белделәр, Чистай муниципаль районы территориясендә теркәлгән Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныштылар.
Һәркем «Хайванны һәм үсемлекне бел» дигән интерактив уенда катнаша алды. Бу уен алган белемнәрне ныгытырга мөмкинлек бирде. Балаларның тыюлык территориясенә килү, хайваннарның һәм үсемлекләрнең яшәү урыннарын үз күзләре белән күрү һәм туган як табигатенә якынаю теләге туды.