Акциядә катнашучылар үзләренең гамәлләре белән ял итүчеләргә яхшы үрнәк күрсәтте. Ял итүчеләр шулай ук ярны җыештыруга кушылды.
Чистай шәһәренең «Нур» мәчетендә мәчетне тәмамлаучылар һәм аларның ата-аналары өчен зур бәйрәм узды. Чараны оештыручылар квест формасында кызыклы һәм матур программа әзерләгән иде.
Балалар 6 командага бүленде, аларның һәрберсе станцияләрдә биремнәр үтәргә тиеш иде. Станцияләрнең берсендә катнашучыларны «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре көтте. Алар балалар өчен бик кызыклы биремнәр әзерләделәр. Балалар табышмаклар, ребуслар чиштеләр, ТР Кызыл Китабы вәкилләре белән таныштылар, ә шулай ук уен формасында табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Бу биремнәр очраклы рәвештә әзерләнмәгән, алда җәйге каникуллар, димәк, балалар табигать кочагында вакытларын күбрәк үткәрәчәк.
Бәйрәмдә 200гә якын бала һәм аларның әти-әниләре катнашты. Программа тәмамланганнан соң барлык балага да ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләк тапшырдылар.
Экологик белем бирү дәресләре дәвам итә, һәм бу юлы Азнакай шәһәренең 6нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә, «Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк төр хайваннарны һәм үсемлекләрне саклау» темасына экологик дәрес узды.
«Чатыр-Тау» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре биологик төрлелекнең мөһимлеге һәм әһәмияте турында, «Чатыр-Тау» табигый тыюлык территориясендә үсә һәм яши торган үсемлекләр һәм хайваннар турында сөйләделәр.Белемнәрне ныгыту өчен биологик төрлелекне саклау турында фильм күрсәтелде һәм «Татарстан Республикасының Кызыл китабы» дигән викторина уздырылды, анда актив катнашучыларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр тапшырылды.
Ә җәйге каникуллар алдыннан «Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре, урманчылар һәм МБУ «Мәктәптән тыш эшләр үзәге»методистлары белән берлектә, Кече Лызи урта мәктәбендә «Без урман янгыннарына каршы!» дигән темага экологик дәрес үткәрделәр. Белгечләр урман белеме һәм урманчылык, урманнарны саклау, урман янгыннарын сүндерү турында сөйләделәр һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәрттеләр.
Бүген, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында дәүләт табигать тыюлыкларының 2019 елның I кварталындагы эшенә йомгак ясау буенча киңәшмә узды. Утырышка барлык белгечләр дә кушылды.
Җыелышта һәр тыюлык эшенә йомгак ясадылар, төрле категория буенча аерылып торучыларны билгеләп үттеләр. Шулай ук Татарстан Республикасының Кызыл Китабын, мәгълүматлар базаларын алып бару буенча дәресләр узды һәм хайваннарның Кызыл Китапка кертелгән төрләрен билгеләү һәм очрашулар карточкаларын тутыру методикасын кабатладылар.
Арчаның 2нче номерлы балалар бакчасында «Ашыт» тыюлыгы белгече Абдрахманова Г. И. катнашында Балаларны яклау көненә туры килгән чара узды.
Табигатьне саклау темасы үсеп килүче буынны тәрбияләү аспектында аеруча актуаль. Шуңа күрә бәйрәм танып белү әһәмиятенә дә ия иде- балалар тыюлык белгечен кызыксынып тыңлады, аерым саклау режимы булган махсус табигать территорияләрнең барлыгы турында, Арча районының табигать һәйкәлләре турында күп кенә яңалыклар белде, «Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» викторинасында, «Чүп-чарны аерым җый» уенында катнашты.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле балаларны табигать сакчылары сафларына кабул итү булды, нәниләргә яшел галстук бәйләделәр, «Эколята –дошколята» эмблемасын һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр тапшырдылар. Балалар өлкән табигать сакчылары белән беррәттән булуларыннан канәгать калды. Педагоглар шулай ук грамоталар һәм бүләкләр алдылар.
Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында һәм аларның бассейннарында балык ресурсларын үрчетү өчен уңайлы шартлар тудыру, аларны саклау һәм рациональ куллану максатыннан, 2019 елның 25 апреленнән 5 июненә кадәр «Уылдык чәчү-2019» дип исемләнгән комплекслы оператив-профилактик операция уздырылды. Бу чорда һәр гражданинга ярдан ,уылдык чәчү урыннарыннан читтә ,бары 2 элгече булган бер калкавычлы яки су төбе кармагы ярдәмендә генә балык тотарга мөмкин иде.
Тикшерү органнары тарафыннан 414 зат административ җаваплылыкка тартылды, браконьерлык фактлары буенча 52 җинаять эше кузгатылды, 1931 законсыз тоту коралы (ятьмәләр) тартып алынды.
Исегезгә төшерәбез, чыгарыла торган (тотыла торган) су биоресурсларының рөхсәт ителгән минималь күләме:
агарчак, судак, сазан-40 см; корбан балыгы -25 см; җәен балыгы-90 см; чуртан-32 см; кысла-10 см.
Шулай ук һәвәскәр балыкчылыкны гамәлгә ашырганда һәр граждан өчен су биоресурсларын чыгаруның (тоту) тәүлек нормасы 5 килодан артмаска тиеш яки аның авырлыгы артык булса , норма -1 данә , кыслаларны тоту нормасы-20 данә.
Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне, планетаның тереклекне тәэмин итү системаларына арта торган йөк, кискен ноктагакилеп җитмәсен өчен, мөмкин кадәр күбрәк кешене булышырга өнди. Бәйрәм 1973 елдан алып ел саен 5 июндә билгеләп үтелә. Бу көнне бөтен дөнья буенча урам митинглары, велосипедчылар парады, «Яшел» концертлар, мәктәпләрдә иншалар һәм плакатлар конкурслары, агачлар утырту, калдыкларны торгызу һәм территорияне җыештыру кампанияләре һәм башка чаралар оештырыла.
Ел саен аның тематикасы һәм девизы билгеләнә, төп халыкара чараларны үткәрү урыны сайлана. 2019 елда бу “Һаваны пычратуга каршы көрәш” һәм кабул итүче ил Кытай булды.
Халыкара көннәр катгый сораулар буенча киң җәмәгатьчелеккә белем бирү, глобаль проблемаларны хәл итү өчен, сәяси ихтыярны һәм ресурсларны мобилләштерү, ә шулай ук кешелек казанышларын таныту һәм ныгыту өчен сәбәп булып торалар.
«Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре Арча шәһәренең күп функцияле мәдәният йорты карамагындагы «Күренми торган сак» клубы әгъзалары белән «Мин табигать дөньясына китәм» дип исемләнгән экологик акция үткәрделәр.
Күпфункцияле үзәк җитәкчесе Фазылҗанова И. М. «Күренми торган сак» клубын оештырды һәм ул клуб күп еллар дәвамында «Ашыт» тыюлыгы администрациясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә, экологик акцияләрдә: «Урман утырту көннәре», «Татарстанның чиста урманнары», «Кошларны ашатыгыз», «Сыерчык оялары ясау», төрле конкурсларда һәм өмәләрдә катнаша, клуб әгъзалары ел саен Арча станциясендә чишмә территориясен чистарталар.
Акциядә «Арча район мәдәният йорты» муниципаль бюджет учреждениесенең күпфункцияле үзәге хезмәткәрләре, 4 нче Арча урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты. Барлыгы 40лап кеше иде.
Катнашучылар «Ашыт» тыюлыгы эшчәнлеге турында, Татарстан һәм Арча районының аеруча саклаулы табигый территорияләре турында күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Тыюлык белгечләре үткәргән викторинада актив катнаштылар. Мәдәният йортына җыелып, балалар һәм олылар лозунг һәм плакатлар белән чыктылар һәм чишмәгә кадәр бара торган экологик маршрутныуздылар.
Чара бик матур тау битендә узды һәм җырлар, уеннар, тыюлык хезмәткәрләреннән истәлекле бүләкләр булган чын бәйрәмгәәверелде. Чараның төп максаты - һәр кешедә әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итәргә, җиребезнең табигый байлыкларын сакларга һәм үстерергә, табигать белән гармониядә яшәргә теләген булдыру.
29 майда РФ Федераль Җыелышының Федерация Советында «Эчке сулыкларда балыкчылыкны үстерү: проблемалар һәм перспективалар» темасына «түгәрәк өстәл»утырышы узды.
Утырышта балык хуҗалыгы фәнен үстерү кирәклеге, балык фондына антропоген йогынты белән бәйле проблемалар турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклауны тәэмин итү турындагы доклады белән, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Шәрәфетдинов Рамил Гомәр улы чыгыш ясады. Докладта Татарстанда су биологик ресурсларын саклауда күзәтчелекнең, яңадан җитештерүнең һәм саклауның төрле яклары каралды.
Утырышта Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты әгъзасы Людмила Талабаева, Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Владимир Лебедев, Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты әгъзасы, РФ субъектларының башкарма һәм закон чыгару хакимияте, фәнни, коммерция, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаштылар.
29 майда Әлмәт районында африка дуңгызлар чумасын бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләре узды.
Эпизоотия барлыкка килү куркынычы булганда гамәлләрне ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Россельхознадзор, Роспотребнадзор, медицина хезмәте һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре өйрәнде.
Укулардан фоторепортаж