ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт комитетында яңа хезмәт автомобильләреннән ачкычлар тапшыру тантанасы узды.

         Чара ведомство территориясендә узды. Автомобильләр дәүләт табигый тыюлыкларының дирекцияләренә тапшырылды. Хезмәткәрләргә ачкычларны Дәүләт комитеты рәисе тапшырды , ул аларның эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә уңышлар теләде.

Барлыгы 11 Chevrolet Niva автомобиле ачкычы тапшырылды.


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

17 декабрь көнне Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, 2019 елда сәнәгый балык тоту өчен су биоресурсларын табу (тоту) квоталарын бүлү буенча, Татарстан Республикасы Балык хуҗалыгы советының чираттагы еллык утырышы узды.

Бу ел белән чагыштырганда, 2019 елга Куйбышев сусаклагычында квота 1,6% һәм Түбән Кама сусаклагычында 1,2% артты.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында сәнәгый балык тоту 13 балык тоту участогында, 8 балык тоту оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Азнакай шәһәренең 7нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары «Чатыр-Тау кочагында»дип исемләнгән рәсем конкурсында катнаштылар. Аны «Чатыр-Тау»  дәүләт табигать тыюлыгы администрациясе оештыра.

Балалар үз рәсемнәрендә үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы төрлелеген чагылдырган  Чатыр тау  тавының уникаль тыюлыклы табигатен сурәтләделәр. Конкурста 155 укучы катнашты, алар арасыннан иң сәләтле балалар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләнделәр.

Чара кысаларында тыюлык хезмәткәрләре шулай ук «табигатьне саклау» темасына экологик дәрес үткәрделәр, урманнарны һәм сулыкларны ничек сакларга кирәклеге, табигать һәм су байлыкларын дөрес итеп ничек файдаланырга кирәклеге турында сөйләделәр.

 


17
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

«Ашыт» тыюлыгы белгечләре ТР Әтнә районы Күәм урта мәктәбе укучылары белән очрашу оештырдылар. Чарада катнашучылар, кече Ватаныбызның уникаль һәм матур почмагы, Әтнә районының истәлекле урыны – «Ашыт» тыюлыгы турында «Саклыйк һәм үстерик» дигән темага лекция тыңладылар. Бик мөһим эш өчен-табигатьне аңлаучы, кайгыртучан һәм мәхәббәт белән караучы буын тәрбияләү.

 

Әлеге очрашу мәктәп укучылары һәм укытучылары өчен чын бәйрәм булды, аның укучылары «Парклар маршы-2018» Республика акциясе лауреатлары булдылар. Укучылар арасыннан 4 урын алган Хафизов Ислам, призерлар-Кәлимуллина Гөлия, Сафина Динә, шулай ук педагоглар Ганиева Ләйсән Фәргать кызы һәм Борһанова Римма Нурмөхәммәт кызы Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.​


14
декабрь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре экологик белем бирү буенча дәресләр алып баруны дәвам итә. Шулай итеп, күптән түгел Балтач гимназиясендә һәм Тәтеш районының кайбер белем бирү учреждениеләрендә «Экология һәм әйләнә-тирә мохит» дигән темага дәресләр үткәрелде.

Балалар ТР Кызыл китабына кертелгән хайваннарның һәм үсемлекләрнең сирәк төрләре турында, кышлаучы кошларны тукландыру мөһимлеге һәм кирәклеге турында белем алдылар. «Колосок» балалар бакчасы балалары белән, «Озын Алан» тыюлыгы утарында  эчтәлекле һәм күңелле  экскурсия үткәрелде.​

Әйләнә-тирәлекне пычрату һәм үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклау мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү өчен, «Кичке Таң» тыюлыгы хезмәткәре, Әгерҗе районы Кичкетаң гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч классларында «Табигатьнең дуслары бар – син дә, мин дә, без!» дип аталган экологик чара үткәрде.

Дәрес конкурс-уен формасында узды. Катнашучылар хуҗалык, интеллектуаль, туган якны өйрәнү, реклама, спорт юнәлешендә ярыштылар.

Уеннар һәм иҗади биремнәр танып-белү характерында уздылар һәм балалардан чәчәкләрне, агачларны, туган як хайваннарын саклау буенча белемнәрен күрсәтүне таләп иттеләр. Турнир этапларының берсе «Болай эшләргә ярамый» билгесе» дип аталган иде, анда балалар билгеләрне уйлап таптылар һәм аларның рәсемен ясадылар.

Чара барышында укучылар төп экологик терминнарны һәм төшенчәләрне искә төшерделәр. Төрле чүп-чарларның таркалуына  күпме вакыт кирәклеген белделәр.  Белемнәрне ныгыту өчен, балалар дәрес темасы буенча, викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук  хәзерге вакытта булган глобаль экологик хәвефләр  турында да белделәр. Соңыннан аеруча саклана торган табигый урыннарда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында фикер алыштылар.​


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Яшь буынның табигатькә, кошларга, үсемлекләргә һәм хайваннарга карата сакчыл мөнәсәбәтен тәрбияләү максатыннан чыгып, «Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре белән  «Безнең район горурлыгы – Чатыр Тау»  дигән темага  балалар рәсемнәре конкурсы үткәрелде.  Конкурста Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбенең 2, 3, 4 нче сыйныф укучылары катнашты. Иң яхшы рәсемнәр өчен, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары һәм сертификатлары тапшырылды.

Шулай ук белем бирү чарасы кысаларында, тыюлык хезмәткәрләре урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар, урман хайваннары турында, кыш көне кошларны ашату турында сөйләделәр. ​


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

 Буа шәһәренең Лицей-интернатында (сәләтле балалар мәктәбе) «Зөя буйлары» ДТКТ белгечләре «Табигатьне һәм әйләнә-тирәлекне саклауның экологик мәсьәләләренә сак караш» темасына экологик дәрес үткәрделәр.

Дәрес барышында укучылар Буа районының табигый һәйкәлләре, сирәк хайваннары һәм үсемлекләре белән таныштылар. Шулай ук Дәүләт комитеты исеменнән мактау грамоталары һәм «Зөя буйлары» ДТКТ исеменнән грамоталар тапшырылды.

Бүген, 2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында кабул итү Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча үткәреләчәк.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

1. Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетларын бирү һәм гамәлдән чыгару тәртибе. 

2.Татарстан Республикасында аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәләр алу тәртибе.

3.Тояклы хайваннарны тотуга рөхсәтнамәләрне бүлү һәм үткәрү тәртибе.

4. Аучылык төрләренә карамаган хайваннарны тотуга рөхсәт бирү.

5. Гражданнарның аерым саклана торган табигый территорияләрдә булу кагыйдәләре.

6. Республикада су-биологик ресурсларын саклау буенча үткәрелә торган чаралар

Кабул итүгә алдан язылу код 8 843  телефон 2-11-66-94  буенча башкарыла 

(Алдан язылу мәҗбүри түгел).


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 1 елдан өлкәнрәк пошиларга ау чоры 2018 елның 31 декабрендә тәмамлана.

Шулай ук, алдагы кышкы маршрутны исәпкә алу кысаларында, дөрес мәгълүматлар алу максаты белән, Комитет 2018 елның 31 декабренә кадәр, Һәвәскәрләр һәм спорт ауы кысаларында, кабан дуңгызларын тотуны тәмамларга киңәш итә.

Шулай ук 11 нче гыйнвардан 28 нче гыйнварга кадәрге чорда тояклы хайваннарны аулауга куелган таләпләргә игътибарыгызны юнәлтәбез. Алар белән кабаннарны киртә куеп, куып, ә шулай ук ау токымы этләре ярдәмендә тоту тыела.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International