"Спас" тыюлыгы белгечләре Спас районының мәктәпкәчә һәм мәктәп оешмаларында экологик белем бирү буенча чараларны даими рәвештә үткәрәләр. Шушы көннәрдә Колосок балалар бакчасында “Кышкы урманда кыргый хайваннар “ дип исемләнгән чара узды. Дәрес уен формасында үтте. Балалар эз буенча нинди хайван икәнен, аның нәрсә ашавы һәм кыш көне үзен ничек тотуы турында җавап бирделәр.
Шулай ук 1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Измәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә, «Кышкы урман» исемле экологик чаралар узды. Бу чараларның максаты-балаларда табигатькә сакчыл караш, безнең янәшәбездә булган бөтен тереклеккә һәм гүзәллеккә мәхәббәт тәрбияләү.
Чара ахырында балаларга күчтәнәчләр тапшырылды, ә «Парклар маршы-2018» республика табигать саклау акциясендә җиңүчеләргә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
2018 ел тәмамлана. Кайбер нәтиҗәләр ясарга вакыт җитә. “Зөя” дәүләт тәбигый тыюлык хезмәткәрләре “Зөя урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең гомуммәктәп чарасында катнаштылар, анда укучылар тарафыннан 2018 елда үткәрелгән экология буенча эш нәтиҗәләре игълан ителде.
Ел дәвамында укучылар экологик акцияләрдә, "Парклар маршы"нда, иҗади конкурсларда катнаштылар. Мәктәпнең экологик отряды "Зөя" тыюлыгында экологик десантларга чыкты. Иң актив балаларга "Зөя" дәүләт тәбигый тыюлык башлыгы Деев Алексей Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталарын тапшырды.
Ел саен агымсыз сулыкларда боз каткан вакытта балыкларның кышлавы өчен кислород җитмәү күзәтелә. Шуңа күрә ныклы боз катканнан соң, шәһәр җирлеге көче белән, Кама Тамагы татар мәктәбенең 7 укытучысы һәм 28 укучысы, бозда 40тан артык тишек борауладылар, ә һаваүткәргеч итеп камыш кулландылар.
Акциядә муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, Кама Тамагы бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин, мәктәп директоры Радик Зиннәтуллин катнашты.
Буа муниципаль районының "Яшьлек" спорт комплексында "Зөя буйлары" тыюлыгы призына мини-футбол буенча спорт бәйрәме узды.
Мондый гадәттән тыш экологик юнәлешле спорт чарасында 5 команда катнашты. “Зөя буйлары” тыюлыгы командасы тыюлык башлыгы Гыйбадуллин Илнур җитәкчелегендә мактаулы 3 урын алды.
Җиңүче командаларга кубок, грамоталар һәм медальләр тапшырылды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты коллективы Ипкеев Сергей Семеновичның гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Россия Федерациясе регионнарында биологик төрлелекне саклауның актуаль проблемалары. Дәүләт экология экспертизасы объекты буларак Кызыл китап” дип аталган конференция кысаларында, Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында булдылар. Анда Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Шәрәфетдинов Рамил Гомәр улы, Татарстан Республикасында биологик төрлелекне саклау проблемалары турында доклад белән чыгыш ясады.
Конференциядә шулай ук Пермь ягы Кызыл китабының икенче басмасын тәкъдир итү булды, анда төрле төбәк белгечләре бу документны алып бару буенча тәҗрибә уртаклаша алдылар.
Белешмә өчен: субъектларның Кызыл китаплары һәр 10 ел саен яңадан басыла, Татарстан Республикасы Кызыл китабының соңгы басмасы 2016 елда чыкты.
2018 елның 22 декабрендә 71 яшендә, озак авырудан соң, «Кичке Таң» дәүләт табигать тыюлыгының табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы, талантлы педагог, беркайчан да яраткан эшенә, хезмәттәшләренә, дусларына көчен, вакытын кызганмаган сөйкемле, якты, кеше Дәүләтшин Нургали Мингали улы вафат булды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты коллективы хәләл җефете Фидания Харасовна, Мингали улы Нургалиның туганнары һәм якыннары белән тирән кайгыларын уртаклаша.
Мингали улы Нургали турындагы якты хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Хөрмәтле аучылар, сәнәгый аучылык инспекторы кандидатларының белемнәрен тикшерү, 2018 елның 27 декабрендә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча үтәчәк.
Кандидатлар исемлеге белән түбәндә таныша аласыз яисә түбәндәге сылтама буенча документка күчә аласыз.
«Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре Әхмәтҗанов Р. З. һәм Абдрахманова Г. И. Арча районының «Бәрәзә башлангыч белем бирү мәктәбе»ндә дәрес үткәрделәр. Аның барышында аеруча саклаулы табигый территорияләр – «Ашыт» тыюлыгы һәм Арча районының табигый һәйкәлләре, туган якның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында сөйләделәр, Кызыл китапның яшәүчеләре белән таныштырдылар. Балалар белгечләрнең чыгышларын кызыксынып тыңладылар, белемнәрен баеттылар, сорауларга җавап бирделәр.
Шулай ук укучылар өчен ташландык материаллардан җимлекләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Ахырдан балаларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ТР Яшел Үзән районының Зөя елгасында «косыночникларга» каршы көрәш буенча рейдлар үткәрделәр. Рейдлар барышында су биоресурсларын законсыз тоткан өчен, 2 административ беркетмә төзелде,35 экран (1,5х1, 5 м ятьмә) һәм 13 браконьер челтәре тартып алынды.
Браконьерлыкка каршы көрәш дәвам итә.