Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 1 гыйнвар көнендә Татарстан Республикасы территориясендә ау хайваннарына кышкы маршрут хисабын уздыру башланды. Ау хайваннарына кышкы маршрут хисабын уздыру эшен башлау алдыннан, хисаплау маршрутлары билгеләнгән схема әзерләнде. Эшне төгәлләү өчен, хисапчылар гомуми озынлыгы 13279 километр тәшкил иткән 1261 маршрут узарга тиеш.
Машрутта кырдагы хисаплау эшләре, кардагы хайваннар эзен санау һәм күргән кошларны теркәү юлы белән алып барыла.
Хисаплау пошиларның, кыр кәҗәләренең, кабаннарның, селәүсен-нәрнең, бүреләрнең, төлкеләрнең, чүл төлкеләренең, сусарларның, көзәннәрнең, асларның, тиеннәрнең, куяннарның, боҗырларның, көртлек-ләрнең, суерларның һәм кыр тавыкларының санын билгеләргә мөмкинлек бирә.
Хисаплау нәтиҗәләре аучылык байлыкларын тоту лимитларын һәм нормаларын, аучылык байлыкларын тоту һәм аучылык биләмәләренең үткәрү сәләтлеге нормаларын билгеләү, ә шулай ук аучылык байлыкларын тотуга чикләүләр кертү өчен кулланачак.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе коллективы исеменнән һәм шәхси үземнән Сезне киләчәк 2017 ел белән котлыйм!
Киләчәк ел уңышларга һәм казанышларга мул булсын, билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ачсын!
Сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз гел яныгызда булсыннар, өегездә җылылык, мәхәббәт һәм аңлашулылык яшәсен!
Хәерле Яңа ел Сезгә, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, яхшы кәеф һәм теләкләр үтәлүе!
Иң изге теләкләр белән, Идарә башлыгы Ф.С.Батков
Рейд чараларын уздыру барышында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районындагы “Дикая ферма” аучылык биләмәләре территориясендә Идарә хезмәткәрләре белән машинада өч гражданин тоткарланды. Алар Идарә хезмәткәрләренең кирәкле документларны күрсәтү таләпләренә буйсынмадылар. Бу очрак буенча хаким белән, өстә әйтелгән гражданнарга карата, аларны аулау мөмкинлегеннән бер елга мәхрүм итү аша, административ җаваплылыкка тарттыру турында хөкем карарлары чыгарылды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 31 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә олы пошиларга һәм кыр кәҗәләренә ау тәмамлана. Шуның белән бәйле рәвештә, пошиларны һәм кыр кәҗәләрен аулау өчен бирелгән, ябылмаган рөхсәтнамәләре булган аучыларга, Идарә аларны Ау кагыйдәләре белән каралган вакытта ябу турында мөрәҗәгать итә.
2016 елның 26 декабрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Иҗтимагый киңәшмәнең утырышы узды. Киңәшмәнең көн тәртибендә 08.12.2016 елдан Россия Федерациясе президентының һәм 06.12.2016 елдан Татарстан Республикасы президентының, хайваннар дөньясы объектларын һәм аучылык байлыкларын саклау, үрчетү һәм куллану сораулары буенча, бурычлар исемлеген тикшерү иде.
Бурычларда бирелгән кагыйдәнамәләр, Иҗтимагый киңәшмә әгъзалары белән бертавыштан якланды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 21 декабрендә, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе һәм ММБО “Казан зообатаника бакчасы” хезмәткәрләре катнашындагы Татарстан вәкилләре, Сочи милли паркы территориясендә урнашкан, азия алды капланын торгызу һәм үрчетү Үзәгенә, эш буенча визит ясадылар.
Визит чикләрендә вольерлар комплексы каралды һәм капланнарны үрчетүне, асрауны, ашатуны, күзәтүне һәм табигатькә чыгаруга әзерләнүне оештыру буенча эшчәнлек өйрәнелде.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 1 гыйнвар көненнән Татарстан Республикасы территориясендә аучылык хайваннарына кышкы маршрут хисабын уздыру башлана. Хисаплау 2017 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Хисаплау Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән расланган методика буенча уздырылачак. Республикада хисапны уздыру өчен 1261 маршрут билгеләнде. Аларның гомуми озынлыгы 13 279 километр.Хисаплау нәтиҗәләре буенча республикада 2017-2018 ау чорында хайваннарны тоту лимитлары һәм нормалары расланачак, ә шулай ук, аларны ауларга чикләүләр кертергә кирәкле, аучылык биләмәләре һәм хайваннар төре билгеләнәчәк.Хисаплау эшендә катнашырга теләүчеләр Идарәгә мөрәҗәгать итә алалар.
Татарстан Республкиасы Министрлар Кабинетының 10.08.2012 елдан 676 номерлы “Татарстан Республикасының “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмати системасын эшләтү чикләрендә, гражданнарның, дәүләт хакимиятенең башкарма әгъзалары һәм Татарстан Республикасының җирле үзидарә әгъзаларының үзара электрон бәйләнеше ”турындагы боерыгының яңа басмасы чыгу белән бәйле рәвештә, категорияләр исемлеге кайбер үзгәрешләр кичерде.
3 яңа категория өстәлде:
1) “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)”- гражданнарны браконьерлык мәсьәләсе белән көрәшү максаты белән;
2) “ Су объектында киң таралган файдалы казылмаларны хокуксыз табу”- файдалы казылмаларны табу һәм баржаларга тутыру очраклары турында хәбәр итәргә мөмкинлек барлыкка килде;
3) “Парклар һәм скверлар” категориясе, Республикасы “Парклар һәм скверлар” программасына кертелгән паркларның һәм скверларның хәле артыннан күзәтү өчен кертелә.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы
Хөрмәтле аучылар, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 22 декабрендә сәгать 10.00, сәнәгый аучылык инспекторлары кандидатларының белемнәрен тикшерү узачак. Тикшерү Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча урнашкан Идарә бинасында булачак.